Подписывайтесь на канал!

Яшь башкаручылар конкурсы - 2024

Яшь башкаручылар конкурсы Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале кысаларында 2007 елдан бирле уздырылып килә.

Конкурсның максаты - халыкчан башкару, академик вокал, эстрада җыры һәм инструменталь башкару өлкәсендә яңа талантлар эзләү, барлау һәм аларга ярдәм итү.
Төрле елларда фестивальдә татар җырчылары һәм башка милләт вәкилләре дә катнашты.
Ришат Төхвәтуллин
Конкурсның лауреатлары бүгенге көндә сәнгатьтә югары үрләр яулаган, зур сәхнәләрдә чыгыш ясаган шәхесләр:
Марат Яруллин
Гөлназ Асаева һәм Рөстәм Асаев
Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов
Филүс Каһиров, Руслан Сәйфетдинов, Рәнис Габбазов, Алмас Хөсәенов (гран-при), Айгөл Хисматуллина, Айгөл Сагынбаева, Артур Исламов, Илүсә Хуҗина, Марсель Вәгыйзов, Айгөл Хәйри, Сиринә Зәйнетдинова, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Рөстәм Насыйбуллин, Зөлфирә Шәйдуллина, Сөмбел Заһидуллина һәм башкалар.
Ваһапов фестивале 20 ел эчендә милли мәдәниятнең иң мәшһүр брендларының берсенә әйләнде. Конкурсның дәрәҗәсе югары, таләпләре кырыс булуга карамастан, анда катнашырга теләүчеләрнең саны елдан-ел арта.
Беренче конкурска барлыгы
33
гариза килгән булса,
2021 елда гаризаларның саны
117
не тәшкил итте!
Ваһапов фестиваленең ХVII Гала-концерты
Фестивальне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге Иҗтимагый татар мәдәнияте фонды оештыра.
Номинацияләр:
Халыкчан башкару
Академик вокал
Вокаль ансамбль
Эстрада җыры
Инструменталь башкару

ХX Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар конкурсына гаризалар кабул итү 7 апрельга кадәр дәвам ителә.

Конкурс этаплары:
(даталар үзгәрергә мөмкин)
Павлюхина 57
ДДН РТ
14
апрель
II тур
ДДН РТ
Павлюхина 57
16
апрель
Финал
ГБКЗ
Пушкина 64/57
17
май
Гала-концерт